Кулланучылар берлеге рәисе кисәтә
В республике

Кулланучылар берлеге рәисе кисәтә

Татарстан Кулланучылар берлеге рәисе Марс Исмәгыйлев фикеренчә, чын бәяне микроскоп аша гына күреп була торган бәяләр сатып алучыны ялгыш юлга этәрә, дип хәбәр итә «РТ» .

Исмәгыйлев сүзләренчә, төп бәяне акцион бәядән эрерәк язарга мәҗбүр итүче катгый норма канунда әлегә юк, моны маркетинг йөреше дип атап, ритейлерлар файдалана да. Шул ук вакытта ул мондый хәйләләр белән кибетләр сатып алучыларга ихтирамсызлык күрсәтә, дип ассызыклады.

Әгәр төргәктәге товар 200 һәм аннан да күбрәк грамм авырлыкта булса, ә бәясе 100 грамм өчен күрсәтелгән икән, бу закон бозу. Сатып алучы күзәтчелек органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы. ТР Кулланучылар берлеге мондый мөрәҗәгатьләр кабул итә: бәянең фотосын төшерү, кибетнең адресын истә калдыру һәм аларга шикаять әзерләү өчен мәгълүматларны Роспотребнадзорга җибәрү җитә.


Нет комментариев