Казанның Авиатөзелеш районында, Чапаев урамындагы 26 нчы йортта, 26 яшьлек ир-ат һәм 16 яшьлек кыз газ тәэсире аркасында хәлсезләнү сизгәннәр. Икесе дә хастаханәгә китерелгән, аларның хәлен табиблар канәгатьләнерлек дип бәяли.
Татарстан Дәүләт торак инспекциясенең беренчел мәгълүматларына караганда, һәлакәтнең сәбәбе-төтен чыгаргычның герметик булмавы. Гәрчә урында тикшерү вентиляция каналындагы кебек үк анда да тарту барлыгын күрсәткән.
Инцидент булган подъездга газ кертүне вакытлыча япканнар.
Нет комментариев