Соңгы көннәрдә тоташ яуган яңгырлар районыбыз кырларында тулы куәткә барган урып - җыю эшләрен бераз тоткарлады. Хәзер көннәр утырды кебек, кичә - бүген ярыйсы, күк йөзе дә аяз, кояшы да шактый кыздыра. Иген кырларының бераз җилләвен, кипшерүен көтеп кенә торган игенче - механизаторлар кабат кырларга ашыкты.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 19 августка алынган мәгълүматларга караганда, район буенча урып - җыю эшләренең 54%ы тәмам. Тулаем икмәк кереме 37 мең тонна тәшкил итә. Бер гектарга күчереп исәпләгәндә уртача 30,7 центнер иген уңышы туры килә. “Низамов М.Х,” крестьян - фермер хуҗалыгында бу күрсәткеч - 34,1, “Алан” акционерлык җәмгыятендә - 33,4 центнер. Бүген хуҗалыклар арпа, солы һәм сабан бодае ише культураларны суктырып алуга кереште. Аларның 5894 гектарда - арпа, 4679 гектар мәйданда сабан бодае, 977 гектарда солы суктырып аласылары бар. Мисал өчен, сабан бодае җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче ширкәтендә сабан бодае 1500 гектарда игелгән. Бер гектардан иген чыгышы - 38,9 центнер тәшкил итә.

19 август көнне муниципаль район балыгы Айрат Фатхуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте, “Низамов М.Х.” һәм Әхмәтова Г.Ф.” крестьян - фермер хуҗалыкларының терлекчелек комплекслары һәм кырларында булып терлекчелектәге эшләрнең торышы һәм урып - җыю эшләренең барышы белән таныштылар. Кырларда очрашып сөйләшү барышында уракта соңгы биш көндә нәтиҗәле хезмәт куйган игенче - механизатрларга акчалта кызыксындыру премияләренең сертификатлары тапшырылды. Бу көнне әлегедәй бүләләргә Ильмир Галимов (“Низамов М.Х.” крестьян - фермер хуҗалыгыннан) белән Айрат Шәкүров (“Әхмәтова Г.Ф.” крестьян - фермер хуҗалыгыннан) лаек булды.

Хуҗалыкларда йөргәндә, терлекчелек тармагына да зур игътибар бирелде. Чөнки көннәр көзгә авышты, яңгырлар да еш ява, үзеннән - үзе терлекләрне торакларга кайтару ихтыяҗы туа. Сөйләшү барышында терлекләрнең төгәл исәбен алып бару, эшкә анализ ясау (аналитика) һәм эш - гамәлләрне, булган мөлкәтне цифрлаштыру, аны нәтиҗәгә эшләү һәм тотрыклы итү мәсьәләләре бөтен җитдилеге күтәрелде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, бүген районда 69,7 тонна сөт җитештерелә. Бер сыерга күчереп исәпләгәндә, 21 килограам сөт туры килә. “Алан” акционерлык җәмгыятендә бу күрсәткеч - 27,9 килограмм. Районда җәмгысе 10200 баш мөгезле эре терлек асрала.

Нет комментариев