12 октябрь көнне Казан урамында болан машинага бәрелеп үлгән.
Юл - транспорт һәлакәте көндезге унберләр тирәсендә Фатих Әмирхан һәм Сибгат Хәким урамнары киселешендә килеп чыккан. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре әйтүенчә, хайван юл уртасына куелган киртә аша сикереп чыгып, машина капоты өстенә төшкән. Шоферның сәламәтлегенә зыян килми, машинада ул үзе генә була. 11 октябрь кичендә Казан урамнарында йөрүче бу боланны видеога төшереп, социаль челтәргә урнаштырганнар иде. Аның шәһәргә кичек килеп керүен белүче юк. Республикабызның Биологик байлыклар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре болан шәһәргә Биектау районыннан килгән булырга мөмкин диләр.
Нет комментариев