Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз.
Сезнең һәрберегезнең хезмәте бик мөһим, һәм безгә барыбызга да бергәләп районны юллар төзү һәм файдалану буенча яңа дәрәҗәгә алып чыгарга язсын. Юлларның торышына йөртүчеләрнең һәм пассажирларның гомерләре бәйле. Бәйрәм көнендә юл төзелеше тармагының барлык хезмәткәрләренә һәм яраткан һөнәрләренә гомерләрен багышланган ветераннарга тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Эшләре юллар төзелеше белән бәйле барлык хезмәткәрләргә нык сәламәтлек, хезмәтләрендә зур уңышлар, гаиләләренә иминлек, бәхет телибез.
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.
Нет комментариев