Талантлы кешеләр һәр авылда бар
Район яңалыклары

Талантлы кешеләр һәр авылда бар

Авыл клубларында һәм мәдәният йортларында «Бай мираслы Теләчем!» дип исемләнгән сәнгать фестивале концертлары дәвам итә.

Аның чираттагысы, 17 октябрь көнне, Иске Җөри авыл мәдәният йортында узды. Бу көнне мәртәбәле жюри, авылдашлары һәм кайткан кунаклар алдында Орымширмә, Караширмә, Иске Җөри, Олы Тиләҗе  авыллары үзешчәннәре чыгыш ясады.

«Талантлы кешеләр һәр авылда бар, аларны күрә, барлый һәм сәхнәгә тарта белергә генә кирә. Без бүген шуның ачык мисалын күрдек», – дип белдерде концерт азагында, үзешчән  артистларга рәхмәт әйтергә сәхнәгә күтәрелгән район мәдәният бүлеге җитәкчесе, жюри рәисе Даут Иксанов.


Нет комментариев