Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.
Сабантуйда халык яратып карый торган уеннар, тамашалар күп, катнашырга, үз көчләрен, җитезлекләрен, осталыкларын сынарга теләүчеләргә ярышлар, уеннар җитәрлек. Бу тамашалар кызыклы һәм Сабантуйга килгән һәр кеше катнашырлык.
Фәнил Нигьмәтҗанов һәм Зөлфия Ибраһимова фотолары.
0
0
Нет комментариев