Якташларыбыз иҗаты
Кыңгыраулы мәктәп еллары, Кабат кайтты кебек әйләнеп.
Кыңгыраулы мәктәп еллары,
Кабат кайтты кебек әйләнеп.
Куңелемнең, нечкә кыллары,
Яшьлегем көйләрен чиртте өздереп.
Гомер узган саен сагындыра
Белем алган мәктәп еллары.
Куңелебез белән яшь булсак та,
Артта инде гомер юллары.
Шат елмаюлар белән очраштык,
Күзләр елтырый шатлыктан.
Кубебез белән кабат таныштык,
Курешмәгәнгә бит 40- ел узган.
Искә алынды куңелле мизгелләр
Һәркем сөйләде уткәнен.
Яшләргә чыланды кузләр
Очраткач яшьлектә сөйгәнен.
Кыска вакытлы булса да очрашу,
Һәркем калгандыр канәгать.
Моңсу елмаюлар белан саубуллашу,
Кабат очрашырга язсын җәмәгать.🤲
Дамир Сибгат Бичерский.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев