Якташларыбыз иҗаты
Район яңалыклары

Якташларыбыз иҗаты

Сагындырган инде кышта...

Тиздән явар ак карларда,
Ап-ак булыр җир өсте...
Шул ак карда эз калдырып,
Килеп чыгарсын төсле!

Чык син,чык син,кич урамга !-
Мин киләм сагынып сине...
Урамнардан парлап үтик,
Матур бит авыл җире !

Куеныма тык кулынны-
Тунмасын нәфис куллар !
Кар капласа урамнарны-
Күренмәс инде юллар.

Кулыма сине күтәреп,
Әй,йөгерсән иде шуннан...
Куркам шул ,егыла калсам-
Төшеп китәрсен кулдан.

Көтеп алган кышта җитәр-
Күнелдә сафлык артыр...
Ак карлары күмәр юлны-
Карыда тигез ятыр.

Ак яктылык сибелгән күк,
Җир өстендәге кардан..
Кар өстендә эзләр кала..
Атлаган тигез пардан !
Җәүдәт Мөхәмәтшин.30.10.2024 ел.


Нет комментариев