Якташларыбыз иҗаты
Газинур Әхмәтҗанов шигыре.
Вакыт җиткәч ходай тигезләр.
Аптырашта калып кайчагында,
Көнлшшеп мин карыйм кошларга.
Заманасы әллә үзгүрдеме,
Дуслар да әйләнә дошманга.
Бик үзгәрде хәзер вакытлар да,
Алда ниләр көтә, кем белсен?
Акча ,- диеп купләр җанын сата,
Ашарга да әзер бер- берсен.
Оныттылар күпләр туганлыкны,
Тусалар да бер ук карыннан,
Әйтерсең лә алар башларына,
Шайтан җиле килеп кагылган.
Начар уен булса, юкка чыксын,
Яхшылары кабат яшәрсен.
Тугьры дуслар бар да янда булыр,
Күңел төшермичә яшә син.
Явыз эшләр берүк эшли күрмә,
Кеше яше бер дә тимәсен,
Нинди генә үрләргә менсәң дә,
Борыныңны өскә чөймә син.
Кайберәүләр хәерчелек күрә,
Кайберләре бик бай, симезләр.
Шуны бу дөньяда без онытмыйк,
Вакыт җиткәч Ходай тигезләр.
Газинур Әхмәтҗанов, Азнакай шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев