Якташларыбыз иҗаты
Бер күрергә әйдә кайт әле !
Таң сызыла ерак офыкта,
Бер кош кунган әнә киртәгә...
Бер сандугач иртән җырын суза -
Ни җитсен соң мондый иртәгә .
Таң әтәче сузып тавыш бирә-
Бик еракка китә тавышы...
Иртән торгач сокланамын гелдә -
Нинди матур гомер агышы !
Ни булсада авыл,авыл инде,
Үзгәрешләр чиктән ашсада...
Чәчү барган вакыт,сизелмидә-
Мае аеның таңы атканда.
Ишетелми таныш гөрелте,
Кая икән андый иртәләр,
Гөрләп торган авыл,басуларны-
Кемнәр шулай үзгә итәләр ?
Авыл таңы-гаҗәп бер күренеш,
Иренмичә күреп ,бак әле !
Авыл ,авыл инде...үз тормышы,
Бер күрергә әйдә кайт әле !
@ Җәүдәт Мөхәмәтшин.21.05.2026 ел. Казан -Сауш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев