Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Якташыбыз, ветеран журналист Галәветдин Зыятдинов истәлегенә багышланган «Яшь журналист» дип исемләнгән II иҗат бәйгесенә старт бирелде

Бәйгене «Теләчиинформ» мәгълүмат үзәге талантлы яшь журналистларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатынна оештыра.

Конкурста гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 -11 сыйныф укучылары һәм студентлар катнаша ала. Конкурс эшләре рус яки татар телләрендә, видеоязмалар рәвешендә башкарыла (регламент – 5 минутка кадәр).

Тәкъдим ителгән темалар:
1. “Авыл” (авыл хуҗалыгы темалары)
2.“Репортаж” (мәктәп чараларыннан репортажлар);
3. “Шәхес” (районыбызның күренекле кешеләре);
5. "Сәламәтлек” (сәламәтлекне саклау);
6. “Халык традицияләре” (гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр);
7. "Гаилә» (буын мөнәсәбәтләре).

Иҗади эшләрне tulinf@rambler.ru почта адресына яисә 89393967641 номерында 2023 елның 1 маена кадәр кабул итәбез. Җиңүчеләрне бүләкләү май аенда Гәләветдин Зиятдиновның туган авылы Бичердә узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев