Яктылык кайтару элементларын кулланырга онытма!
Агымдагы елның тугыз аенда республикабыз юлларында балалар белән бәйле 329 юлтранспорт фаҗигасы теркәлгән, аларда 10 бала үлгән, 352 се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган.
Балаларның транспорт чараларында йөргәндә еш авариягә юлыгулары һәркайсыбызны борчуга сала.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре көннәр кыскарган, төннәр киресенчә озынайган ноябрь, декабрь айларында юл хәрәкәтендә катнашучыларны юлларда аеруча сак һәм игътибарлы булырга, яктылык кайтару элементларын актив кулланырга чакыра!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев