Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Яктылык кайтару элементларының куллануны закон таләп итә

Бүген яктылыкның иң кыска, караңгылыкның иң озын вакыты. Бу чор һәм табигать шартлары (яңгыр, карлы яңгыр, буран, томан, юллардагы бозлавык, кар көртләре) юлларда йөрүчеләрдән бердәй уяулык, осталык һәм яктылык кайтару элементлары белән тәэмин ителүне сорый.

Бигрәк тә җәяүлеләр тәүлекнең караңгы вакытында тапталып имгәнәләр, я һәлак булалар. Гаҗәп түгел, караңгыда машина йөртүче юлга чыккан җәяүлене соң күреп ала, аның дөрес карарга килеп аварияне булдырмый калу өчен вакыты бик аз, бары берничә секунд кына була. Алар махсус материалдан ясала һәм яктылык нурын чагылдыра. Нәтиҗәдә, машина йөртүче җәяүлене 150-200 метрдан ук күреп өлгерә. Бу инде аңа нинди дә булса карарлар кабул итү өчен 15025 секунд вакыт бирә. Шулай итеп җәяүленең гомере сакланып кала. Яктылык кайтаргыч элементларны киемгә алга да, артка да һәм ян-якларга да беркетергә кирәк. Шулай иткәндә аны каршыга килүче машинадан гына түгел, юлдаш транспорттан да күреп алып булачак. Киемдә яктылык кайтару элементларының куллануны закон да таләп итә. Ә үтәмәүчеләрне 500 сумга кадәр штрафка тарта ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев