Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Яңа чаңгы сезонына старт бирелде

Бүген Теләче чаңгы базасында яңа чаңгы сезонына старт бирүче ярышлар үткәрелде.

Чарага килүчеләрне иң элек муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин сәламләде. 

Ул үзенең чыгышында кышкы айларның санаулы гына  булуын билгеләп үтеп, райондашларыбызны  чаңгыда һәм тимераякта  күбрәк йөреп, кышкы табигать белән хозурланып калырга чакырды. 

Ярышта балалар, яшьләр белән беррәттән өлкән буын вәкиләре дә актив катнашты. Җиңүчеләрг, призлы урыннар яулаучыларга  Мактау грамоталары белән медальләрне муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин тапшырды. 

Әлегедәй  мавыктыргыч һәм киеренке ярышлар алдагы шимбә көнәрендә дә үткәреләчәк. Хөрмәтле райондашлар, чадгыда актив шуыйк, табигать белән гармониядә булыйк! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев