Янә куркыныч чир
Республикада бруцеллез авыруы табылган дигән борчулы хәбәр районыбызга да килеп иреште.
Бу ширкәт җитәкчеләрен, күпләп терлек тотучыларны, алай гына түгел шәхси хуҗалыкларда мал- туар асраучыларны шомландырды. Ни өчен дигәндә бу авыру терлекләр арасында очрый торган иң мәкерле инфекцияле чирләрнең берсе санала. Шул уңайдан, хакимият бинасында район башлыгы Нәҗип Хаҗипов киңәшмә үткәрде. Очрашуга ширкәт җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы белгечләре һәм авыл җирлеге башлыклары чакырылган иде. Бу көнне профилактика, саклык мәсьәләре буенча сөйләшү булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев