Яшьләрдән хөрмәт күреп, ярату тоеп яшәгез!
Илебез буенча 1нче октябрь көнне өлкән яшьтәгеләрне хөрмәтләү, төрле җирләрдә котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә өлкәннәр кулы аша үткән.
Шуны истә тотып, өлкән буын вәкилләренә хөрмәт һәм игътибар күрсәтү йөзеннән, Баландыш авылында “Яшьләрдән хөрмәт күреп, ярату тоеп яшәгез” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырылды. Чараның беренче өлешендә килгән кунаклар авыл музее белән танышып, яшьлекләрен искә төшерсә, икенче өлеше чәй табыны артында концерт программасы белән дәвам итте.
Үзешчәннәр өлкәннәргә берсеннән-берсе матур чыгышларын бүләк иттеләр, гармун моңы һәм яраткан җырлар тынып тормады. Кадерле кунаклар яшьлекләрен искә алып, җылы мөнәсәбәттә аралашып, ял һәм бәйрәм иттеләр. Чара оешкан төстә, матур һәм күңелле, истә калырлык узды.
Өлкәннәребезне бәйрәм белән котлап, аларга аяз күк йөзе, бәхет – шатлык, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп, сау-сәламәт булып озак яшәүләрен телибез. Киләсе елларга да бәйрәмнәрне бергә каршыларга язсын.
Илсаф Тимербайев, авыл мәдәният йорты директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев