Язгы чәчүне хәвеф-хәтәрсез
Карлар эри, кырларда җир көннән-көн күбрәк ачыла бара. Димәк, авыл хуҗалыгы техникасы бүгеннән язгы кыр эшләренә әзер булырга тиеш. Язгы чәчүне хәвеф-хәтәрсез башкарып чыгу - һәр белгечнең, механизаторның бурычы. Язгы кыр эшләренә кереп киткәнче, районыбыз хуҗалыкларында техник карау да шул максаттан үткәрелә.
Районда техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү беренчеләрдән булып, 26 март көнне җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтенннән башланды. Хуҗалыкта комиссия хөкеменә 54 берәмлек техника куелган иде. Бу көнне аларның төзеклегенә һәм язгы кыр эшләренә әзерлегенә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба бүлеге җитәкчесе Ильяс Ибраһимов белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек җитәкчесе Илфар Баев бәя бирде.
Тәүге техник карауның барышы турында, надзор органнар тарафыннан белгечләргә, механизаторларга нинди таләпләр куелуы турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев