Җиңүчеләр билгеләнде
Бүген, ягъни 12 март көнне, “Батыр” спорт комплексында узган мини-футбол ярышларының җиңүчеләре билгеле. Исегезгә төшерәбез, анда ”Август – Агро” идарәче компаниясенә караган җавплылыклары чикләнгән ширкәтләрнең футбол командалары көч сынашты.
Көн буе барган киеренке һәм мавыктыргыч ярышта хатын-кызлар арасында беренче урынны “Волга-Кама” командасы (җаваплылыгы чикләнгән “Август - Кама Тамагы” ширкәте) командасы яуласа, икенче урынга “Торнадо” командасы (җаваплылыгы чикләнгән “Август – Теләче” ширкәте) лаек булды.
Ә ир-егетләр командалары арасында “Торнадо” командасына (җаваплылыгы чикләнгән “Август – Теләче” ширкәте) тиңнәр булмады. Икенче урында – “Men in blik” командасы (җаваплылыгы чикләнгән “Август – Агротехнология”)
Ярышларны ябу тантанасында җиңүче командаларны һәм Кама Тамагы районыннан килгән җанатарларны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тәбрикләп Дипломнар һәм истәлек бүләкләре Ә оештыручыларга истәлек бүләкләрен “Август – Агро” компаниясенең җитештерү буенча генераль директор урынбасары Михаил Суворцев тапшырды.
Фәнил Гаязов.
Бу хакта тулырак “Теләче” газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев