«Игътибар, балалар!»
Бүген өченче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ идарәсе дәүләт инспекторы Кыямов Л. Т.һәм ДБУ нең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н. белән берлектә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча «Игътибар, балалар!» акциясендә катнаштылар.
Акциядә катнашучылар трафарет һәм махсус буяу ярдәмендә асфальтка: "Баланы кулыгыздан тотыгыз!”, “Колакчыннарыгызны алыгыз!”, “Күчү куркынычсызлыгына инаныгыз!”, дигән язулар төшерделәр. Әлеге язулар җәяүлеләрнең игътибарын җәлеп итәчәк һәм юлны кичкәндә игътибарлы һәм сак булырга кирәклеген искә төшерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев