Ике тантана - бергә
Иртәгә илебез җәмәгатьчелеге Хәрби Диңгез Флоты көнен билеләп үтәчәк. Шушы уңайдан Хәрби Дан аллеясында Хәрби Диңгез флотында хезмәт иткән якташларыбыз очрашуы һәм төзекләндерелгән Хәрби Дан Аллеясын ачу тантанасы булды.
Тантанада катнашучыларны муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасының «Диңгез җыелышы» иҗтимагый рәисе урынбасары Хәмит Абдуллаҗанов һәм 26 нчы махсус отряд командиры урынбасары, майор Эдуард Панкратов тәбрикләде. Чараны шигъри аһәңнәр һәм музыкаль номерлар белән район мәдәният бүлеге үзешчәннәре бизәде. Илебез армиясе сафларында хәрби хезмәт узган якташларыбыз истәлеген мәңгеләштерү юнәлешендә төзелүче Хәрби Дан аллеясын булдыруга керткән өлеше өчен”СК БИССАН” ширкәте директоры Рафаэль Бәйрәмов Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев