Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Йолдызлык әле дә балкый

“Созвездие - Йолдызлык - 2023” телевизон яшьләр эстрада республика фестиваленең Гала- концерты узганга да бер айга якын вакыт үтеп киткән.

Март аенда узган район, зона этаплары турында әйткән дә юк. Шуңа да карамастан, җәй, челлә җитсә дә, ул әле дә балкый дияргә тулы хокукыбыз бар. Чөнки бүген, ягъни 24 май көнне, район мәдәният йортында “Созвездие - Йолдызлык - 2023” телевизион яшьләр эстрада фестиваленең район, зона этабы җиңүчеләре концерты булды. 

Яшь артистларыбызның чыгышын “Пушкин каратасы” ярдәме белән яшьтәшләре, укытучылары тамаша кылды һәм алкышлады. Алар конферанс, вокаль, хореография кебек жанрларда чыгыш ясадылар. Залдагы тамашачылар  кемгә дә күрсәтерлек, үрнәк алырлык нәни артистларыбыз, бию, вокаль коллективлары бар икән дип горурланып утыргандыр дигән ышаныч бар. Аларга укуларында һәм иҗатларында зур уңышлар, имин яллар теләп калабыз. Җәйге ялдан алар үсеп, ныгып, көч җыеп килсеннәр.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев