Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ирек Заһидуллин: «2025 ел бары тик шатлыклы вакыйгаларга гына бай булсын!»

Елның соңгы көннәрендә авыл клубларында бал-маскарадлар оештыру электән килгән матур гадәт. Гаилә белән клубка барып концерт карап, төрле уеннарда катнашып бүләкләр алып кайту ничек күңелле бит!

29 декабрь көнне Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында узган күңелле кичәдә катнашырга туры килде.  Бүгенге көндә бу бәйрәм элеккечә үк оештырылмаса да, авылларда бәйрәм концерты уздыру традициясе яшәп килә. Бәйрәм кичәсен авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин ачты. 

 

- 2025 ел бары тик шатлыклы вакыйгаларга гына бай булсын!  Киләсе елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Инде авылдан,  районыбыздан,  республикадан махсус хәрби операциягә киткән егетләр гаиләләренә исән- сау тизрәк әйләнеп кайтсыннар иде.  Аларның гаиләләренә сабырлык телим. Бүгенге кичәгә зал тутырып килгәнсез, уеннарда катнашыгыз,   күңелле итеп үткәрергә язсын, - диде ул ,  авылдашларын котлап.  

 Күңелле тамаша залдагы һәркемнең күңеленә хуш килгәндер.  

Концерт номерлары белән мәктәп укучылары да, өлкән яшьтәгеләр дә чыгыш ясады. Ә лотерея - күпләрнең көтеп алган, кичәнең иң кызык мизгелләренең берсе-  Яңа ел кичәсеннән бүләксез китүче аз булды.  

Зөлфия Ибраһимова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев