Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юбилеена зур бүләк булачак

4 сентябрь көнне Карачтау авылында кабат: “Тишина, мотор, начали! - дигән сүзләр яңгырады. Әйе, биредә апрель аеннан башлап халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның “Кеше китә - җыры кала” әсәре буенча телесериал төшерелә Режиссеры Александр Далматов.

Бу көнне исә быел арабыздан вакытсыз киткән,  районыбызның элеккеге танылган көрәшчесе, тренеры Нургали Шалахмәтов туып-үскән йортта узган гасырның җитмешенче елларындагы туй күренеше төшерелде. Ә тыштагы, ягъни ишегалдындагы туй көнне 5 сентябрь көнне Әтнә районында төшереләсе. 

Бу  көнне массакүләм күренештә республикабыз театрларының әйдәп баручы артистлары, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, Казан театр көллияте студентлары белән бергә Караширмә авылы клубы мөдире Әкълимә Мәһдиева җитәкчелегендә Олы Мишә, Баландыш, Кече Мирәтәк авылларының мәдәният йортлары директорлары белән клуб мөдирләре дә төште. 

Районыбызның иң гүзәл урынында (Карачтауның табигате бик матур, “Теләченең Швецариясе” дисәң дә һич хата булмас) төшерелгән әлеге фильмны без экраннарда  2025 елның гыйнварында күрә алачакбыз. Киләсе елда без Бөек Җиңүнең - 80 еллыгын, сөекле язучыбыз Мөхәммәт ага Мәһдиевның 95 яшьлеген билгеләп үтәчәкбез. Димәк, үз эченә Бөек Ватан сугышы, аннан соңгы авыр елларны үз эченә алган әрнүле, сагышлы һәм шул ук вакытта юморга бай әсәр буенча төшерелгән әлеге телесериал әдипнең олугъ юбилеена зур бүләк булачак.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев