Алан авылының олы улы, татар матбугаты горурлыгы иде
Район яңалыклары

Алан авылының олы улы, татар матбугаты горурлыгы иде

Кичә, ягьни 87 яшендә танылган журналист, «Ватаным Татарстан» газетасының элеккеге баш мөхәррир урынбасары Нургали Хөсәен улы Булатов вафат булды.

Мәрхүмне туган ягында — Алан авылында җирләячәкләр. 

Нургали Хөсәен улы Булатов 1939 елның 28 июлендә Татарстанның Теләче районы Алан авылында дөньяга килгән. 1964 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаган. 

  • Хезмәт юлы.
    • Университетны тәмамлагач, «Яшь ленинчы» газетасында эшләгән.
    • 1979 елдан «Ватаным Татарстан» газетасында хезмәт куйган: башта хәбәрче, 1989 елдан бүлек мөдире, 1992 елдан җаваплы секретарь, ә 1997 елдан баш мөхәррир урынбасары вазыйфаларын башкарган.
    • 2004 елдан «Мәдәни җомга» газетасында бүлек мөдире һәм баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән.

 

Нургали аганың  урыны оҗмахта булсын,  гаиләсенә сабырлык телибез...

 


Нет комментариев