Хәзерге вакытта «Акчарлак» ресторанында иң кадерле, иң газиз кешеләребезгә — Әниләр көненә багышланган тантаналы чара бара.
Бәйрәмнең хөрмәтле кунакларын район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин тәбрикләде. Ул барлык әниләргә олы хөрмәтен һәм рәхмәт сүзләрен җиткереп, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм гаилә бәхете теләде.
Чара җылы, дустанә мохиттә, матур җыр-моңнар һәм изге теләкләр белән үрелеп бара.
Нет комментариев