Районыбызның 35 еллык юбилее елында шундый зур рухи үзәккә нигез салыну — барыбыз өчен дә икеләтә куанычлы һәм әһәмиятле бүләк.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин, райондашларыбыз һәм Бөтендөнья татар эшмәкәрләре форумы кунаклары катнашты.
Мәчетнең исеме Бөек Болгар шәһәре белән бәйле — әлеге урын безнең тарихыбызның, рухи таянычыбызның символы. Әлеге корылма районыбызның мәдәни һәм рухи үсешендә аерым урын алыр, киләчәктә җәмәгать эшләренә, гаилә кыйммәтләренә тәрбия бирүдә ярдәм итәр дип өметләнәбез!
Нет комментариев