Төркиядә елына 50 мең тонна егәрлекле илдә беренче малеин ангидриды заводы ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Александр Новак катнашты.
Яңа заводны эшләтеп җибәрү Төркиягә элек тулысынча чит илдән сатып алырга туры килгән чималның үз чыганагын бирәчәк. Сәүдә министры Омер Болат сүзләренчә, соңгы биш елда ил якынча 420 млн долларга малеин ангидридын импортлаган.
Малеин ангидриды (МАН) – промышленностьның төрле тармаклары өчен материаллар җитештергәндә кулланыла торган кирәкле химик чимал. Промышленностьта аны күбесенчә сыекландырылган нефть газының бер компоненты булган н-бутанны оксидлаштыру юлы белән табалар.
Фото: пресс-служба Раиса РТ
Нет комментариев