Яңа ел бәйрәмнәрендә һәрвакыт үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрә.
Кичә районыбызның Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында «Яңа елда хыяллар чынга аша» исеме астында күңелле яңа ел кичәсе узды.
Районыбызның моңлы егет-кызларын, алар – Сиринә Гатиятова, Флүзә Галәвиева, Рада Әхмәтгаязова, Айдар Якупов, Нурмөхәммәт Насибуллин, Гөлнур Гимранова, Рафис Минһаҗев, Илназ Сөнгатуллин, Равил Насибуллин, Зөлфия Ибраһимова һәм «Ак калфак» бию төркеме чыгышларын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. Бәйрәм кичәсе кызыклы сюрпризлар, уеннар белән үрелеп барды.
Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Мәхмүтов барлык авылдашыларын киләсе яңа еллар белән тәбрик итте:
- Барлык иганәчеләребезгә - Рамиль Киямов, Рүзәл Мәрданов, Хәмит Хәкимов, Хәким Хадиуллин, Илдар Фазылҗанов, Сәлим Галләмов, Ягьфәр Низамов, Фәһим Закиров, Фәнил Яруллин, Фирдүс Гильметдинов, Ильшат Хәсәншинга бик зур рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Барыгызга да исәнлек -саулык, эшләрегез гел гөрләп торсын, – диде ул.
Зөлфия Ибраһимова.
Фәнил Нигъмәтҗанов фоторепортажы.
Нет комментариев