Югары Мәтәскәләр имтихан тотты
25 февраль көнне Югары Мәтәскә авыл клубы каршында Гарипова Сәрия җитәкчелегендә эшләп килүче берләшмәләр эш нәтиҗәләрен авыл халкына сәхнәләштереп күрсәтте.
Җитәкче тарафыннан балалар һәм өлкәннәр өчен оештырылган "Шаян сәхнә", "Фазыл чишмәсе" фольклор һәм театр берләшмәләре эшләре отышлы күрсәтелде. Тамашачылар "Симәнә ташучы хатын-кызлар" дип аталган сәхнә әсәрен тыныч кына карый алмагандыр. Шулай ук бәйрәм программасында махсус хәрби операциягә һәм гаилә елына аерым игьтибар ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев