Юлларда һәрчак таләпчән булыйк!
Соңгы елларда авыл юлларында да машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юлтранспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да арта дигән сүз. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнергә кирәклегенә басым ясый.
Бала чакта алган белем, күнекмәләр яхшы үзләштерелә һәм гомер буена онытылмый. Сабыйларга нәни чакларыннан ук “Юл әлифбасы”н өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру мөһим.
Бүгенге көндә, юл йөрү кагыйдәләрен белмәү сәбәпле, балалар белән дә күңелсез хәлләр күзәтелә. Мондый күренешләргә юлыкмас өчен, безнең Олы Мишә балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Балалар белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган әңгәмәләр, шөгыльләр, уеннар үткәрелә. Өйрәнгән белемнәребезне һәрчак яңартып, кабатлап торырга да онытмыйбыз. Шул максаттан чыгып сентябрьда Юл хәрәкәте иминлеге автоинспекторы лейтенант Ленар Кыямов белән “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягафарова безнең мәктәпкәчә төркемгә йөрүче балалар һәм аларның әтиәниләре белән очрашу үткәрделәр. Алар балаларга, олыларга юл йөрү кагыйдәләрен, транспортта үзүзеңне тоту күнекмәләрен төгәл үтәргә кирәклеген тагы бер кат кисәттеләр. Кая гына барсалар да, балаларны автокреслосына гына утыртып йөрергә кирәклегенә басым ясадылар. Белгәнебезчә, балаларны урамда, машина юлында, велосипед һәм самокатларда йөртергә ярамый. Җәяүлеләрнең юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында төрле мисаллар белән бәйләп сөйләделәр. Бу очрашудан әти-әниләребез үзләренә тиешле мәгълүмат алганнардыр диясе килә. Юлларыбыз һәрчак имин булсын. Балалар кечкенәдән юл кагыйдәләрен үтәргә күнегеп үссеннәр, ә өлкәннәр балаларга һәм үзләренә карата һәрвакыт таләпчән һәм игътибарлы булсыннар, кагыйдәләрне төгәл үтәсеннәр. Юлларыбызда һәрвакыт яшел ут булсын!
Гөлнара Нәҗметдинова, Олы Мишә гомумбелем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев