Каршы як полосага чыгу, югары тизлек һәм юл бирмәү - фаҗигаларның төп сәбәбе
Җәй җитү белән, республикабыз, шул исәптән районыбыз юлларында киеренкелек артты. Кагыйдә бозулар, юл-транспорт һәлакәтләре саны артты дисәк тә, һич хата булмас. Каршы як полосага чыгу, югары тизлек һәм юл бирмәү - фаҗигаларның төп сәбәбе.
27 май көнне Югары Ослан районында 1995 елда туган BMW мотоциклы хуҗасы югары тизлек хәрәкәт итеп, йөртүчесе 1985 елгы булган, кире борылыш ясаучы (разворот) BMW мотоциклына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, мотоциклчы һәм аның белән бергә булган 1990 елгы пассажир кыз фаҗига урынында һәлак булалар.
Узган ел Россиядә мотоциклчылар белән бәйле 7805 юлтранспорт һәлакәте теркәлгән, һәлакәтләрдә 744 кеше үлгән, 8363 кеше тән җәрәхәте алган.
Мотоциклчылар хәтта зур булмаган юл-транспорт һәлакәте очрагында да җитди җәрәхәт алырга мөмкин, әйтик, транспорт чарасыннан югары булмаган тизлектә егылу аяк-куллар сынуга китерә, ә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча экипировканың мәҗбүри элементы булган шлемның булмавы баш сөяге-мие җәрәхәтен алу куркынычын арттырачак. Узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, быел мотоциклчылар белән бәйле аварияләр саны - 23% ка, үлүчеләр саны - 17% ка, җәрәхәт алучылар 22%ка арткан. Әлеге тенденция 2024 елның беренче кварталында да сакланып калды. Республикабыз юлларында мотоциклчылар саны көннәнкөн арта.
27 май көнне Баулы районында 36 яшьлек “Niva Chevrolet” автомобиле хуҗасы югары тизлек белән хәрәкәт итеп, юлдан кырыйга төшеп әйләнә. Автомобиль хуҗасы авария урынында җан бирә.
26 май көнне 14.50 сәгатьтә Арча һәм Теләче юлының 30 чакрымында “КамАЗ - 5511117” автомобиле икенче дәрәҗә юл буйлап, Казаклар авылына таба хәрәкәт иткәндә, борылышта “ЛАДА - 219410” автомобиленә юл бирми. Авария нәтиҗәсендә “ЛАДА - 2190410” автомобиле пассажирлары төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алалар. Зыян күрүчеләр арасында 2010 елда туган, балигъ булмаган кыз да бар. Һәлакәттә зыян күрүчеләрне Арча районы үзәк хастаханәсенә озаталар.
Югарыдагы фактларны ирештереп, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре юлларда сак һәм уяу йөрергә киңәш итә.
Фәнил Гаязов/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев