Кергән саен яңалык
“Теләче” үсемлекләр питомнигына беренче генә керүем һәм аларның игелекле, күркәм эшләре турында тәүге тапкыр гына язуым түгел. Кергән саен алар нинди дә булса бер яңалык белән шаккатыралар, сокландыралар, үзләренә карата хөрмәт уяталар. Боларның барысының артында төп бер сыйфат - тырышлык ята.
Аларның Теләче җирлегендә бергә оешып эшли башлаганнарына әле дистә ел да юк. Шуңа да карамастан, 45 гектарлы мәйданда үстермәгән агачлары, чәчәкләре юк. Алар диюем, җаваплылыгы чикләнгән ширкәт “Теләче” питомнигы учредительләре - Наил Галимҗан улы Гарифуллин, Фоат Ихсан улы Галәветдинов һәм Кошеваров Сергей Викторовичлар. Моннан тугыз-ун ел элек аларның казыксыз җирдә казык кагып эш башлаганнарын теләчелеләр яхшы хәтерлидер. Бүген исә питомниклары илебезнең танылган дендрарийларыннан бер дә ким түгел.
Бу хакта Фәнил Нигьмәтҗанов язмасын «Теләче» газетасының 7 август саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев