“Хәтер шәме” кабызыйк!
Бөек Ватан сугышы башланган көн - 22 июнь - Хәтер һәм матәм көне буларак үтәчәк.
Шул уңайдан 21 июньдә Россиядә “Хәтер шәме” акциясе башлана. Яшьләр һәм башка җәмәгать берләшмәләре активистлары, волонтерлар 22 июнь таңын хәрби мемориаллар һәм һәйкәл-обелисклар янында кулларына шәмнәр тотып каршылыйлар. Хөрмәтле райондашлар, әлеге акциягә бердәм кушылыйк! Тәрәзә төпләренә кабызылган шәмнәр дә сугыш каһарманнарын искә алу булып традициягә керсен.
Иртәгә, ягъни 22 июнь көнне 9.45 сәгатьтә, Хәтер көне уңаеннан, Теләче ял паркында «Хәтер шәме» акциясе һәм һәйкәлгә чәчәкләр салу чарасы үтәчәк. Район җитәкчесе Нәҗип Хажипов катнашында узачак әлеге чарага барыгызны да көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев