Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Хәтерне тере саклаучылар"

Җиңү көне алдыннан мәдәният хезмәткәрләре, башлангыч сыйныф укучылары, Айдар авыл җирлеге башлыгы белән берлектә "Хәтерне тере саклаучылар" дигән акциягә кушылдылар.

Алар тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларының өйләренә барып хәлләрен белештеләр. Әңгәмә барышында тыл хезмәтчәннәре үзләренең биографияләре турында сөйләп хатирәләре белән уртаклаштылар. Тыл ветераннарына Җиңү бәйрәме уңаеннан Теләче муниципаль башлыгы исеменнән азык-төлек пакетлары һәм Татарстан Республикасы Президентының котлау открыткалары, күчтәнәч тартмалар тапшырылды.Аларга сәламәтлек, оптимизм, күңел күтәренкелеге теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев