Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Киңәшле эш таркалмас

Табигатьтә салкын һәм коры һава торышы хакимлек итә. Әлбәттә, тоташ берничә атна дәвам иткән әлегедәй һава торышы үсемлекләрнең үсешенә тискәре йогынты ясады һәм ясавын дәвам итә. Алга таба да әлегедәй аномаль һава торышы дәвам итсә, узган елгыдай иген һәм терлек азыгы муллыгына өмет итеп булмаячак.

Әмма җылы, яңгыр юк дип зар елап, кул кушырып та утырып булмый. Күпъеллык үләннәрне  аксымга бай чагында мөмкин кадәр тизрәк чабып, терлек азыгы әзерләп калу, игеннәрне, хилафлык китермичә, технология нигезендә кат-кат тукландыру һәм эшкәртү зурур. Бу хакта 21 июнь көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов һәм идарә белгечләре катнашында терлек азыгы әзерләү буенча үткәрелгән комиссия утырышында да кат-кат әйтелде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре алар алдында алга таба нинди планнар белән яшәүләрен әйтеп, фаразланган саннарны мисалга китереп хисап тоттылар.  

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев