Көчәйтелгән режимда
16 сентябрдән 20 сентябрьгә кадәр, республикабыз, шул исәптән районыбыз юлларында балигъ булмаган балалар белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан юл куркынычсызлыга атналыгы бара.
Бу атнада юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшли. Атналык барышында инспекторлар тарафыннан җәүялеләр кичүендә җәяүлеләргә юл бирмәү, шәхси автомобильләрдә, җәмәгать транспортында балаларны утыртып йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклауга һәм кисәтүгә зур игътибар биреләчәк. Моннан тыш, урыннарда мәгариф, муниципаль хезмәткәрләр, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге Гүзәл Ягъфәрова, иҗтимагый оешма вәкилләре һәм яшь юл инспекторлары белән берлектә тематик агитационпропагандистик чаралар да үткәрү күздә тотыла.
Юл хәрәкәте дәүләт инспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре юлларда мөмкин кадәр игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
Автомобиль йөртүчеләрнең җәяүлеләр кичүе алдыннан кичекмәстән тизлекне киметүләре зарур. Җәяүлеләр дә юл аркылы фәкать җәяүлеләр кичүе аша гына чыгарга тиеш. Ә юл чатларында - тротуар линияләре яки юл кырыйлары буенча гына. - Тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтәге юлларда җәяүлеләрнең киемендә яктылык кайтару элементлары булуы зарур. Юл аркылы чыкканда, юл кырыеннан барганда, алар аеруча кирәк. Якын арага яктыртучы фаралар белән хәрәкәт иткәндә машина йөртүче җәяүлене 50 метр ераклыкта гына күрергә мөмкин. Яктылык кайтару элементлары булган очракта бу ара 200 метрга кадәр “озыная”. Яктылык кайтару элементларын куллану җәяүлеләрне бәрдерү куркынычын 65%ка кадәр киметә, - диде юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Илнур Кәримуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев