Көрәш буенча республика ярышлары узды
Район яңалыклары

Көрәш буенча республика ярышлары узды

23-25 март көннәрендә Актанышта көрәш буенча Татарстан Республикасының Беренче Президенты Кубогына 2007-2009 елгы яшүсмер егетләр арасында республика ярышлары узды.

 47 команда катнашкан әлеге ярышларда Теләче районы командасы 9 урынны яулады. 65 кг.кадәр үлчәү авырлыгында Каримуллин Ислам 1 урында, Ибраһимов Рафил 3 урында. Призер ике егет тә  Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылары, тренер Әскәров Венер Ибраһим улы кулы астында шөгыльләнәләр. Егетләрне котлыйбыз!!!


Нет комментариев