Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кошлар безнең дусларыбыз

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче өлкәннәр төркеме балалары белән «Кошлар –безнең дусларыбыз» дигән проект гамәлгә ашырыла.

Районыбызның белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә экологик юнәлештә күп кенә проектлар эшләп килә. Бүгенге көндә “Туган якта кышлаучы кошлар” исеме астындагы республикакүләм проект гамәлгә ашырыла. Кошлар-табигать сакчылары, ярдәмчеләребез һәм бүгенге көндә алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Шул уңайдан Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче өлкәннәр төркеме балалары белән «Кошлар –безнең дусларыбыз» дигән  проектыбызны булдырдык. Канатлы дусларыбызга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлек тәрбияләү  максатыннан башланган эшкә  әти-әниләр дә бик теләп катнашты.  Алар пластик шешәләрдән, тактадан  жимлеклэр әзерләгәндә, балалар белән шогыльләрдә кошлар өчен  махсус  элгеч-җимлекләр дә ясадык. Әзер җимлекләргә арпа, бодай һәм башка ярмалар салып бакчадагы агачларыбызга элеп куйдык.

 Кунакка «Ашыт» дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре Әхмәтҗанов Рәшит  Зиннур улы һәм Абдрахманова Гөлнара  Ильяс  кызын да дәштек.

 – Балалар, җимлекләр элдек тә, шуның белән оныттык түгел, аларга гел дә җим салып торырга кирәк булачак – дип искәртте  «Ашыт» дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре .

Әлбәттә, онытмыйбыз, һәр көнне урамга чыккач, балалар белән җимлекләргә җим салып керәбез. Кошларның чыркылдап сыйлануын, сөенүләрен, балалар белән  кызыксынып күзәтәбез. Шундый игелекле, яхшы эш эшләүләренә балалар чын йөрәктән сөенә.

Табигатьне яратып, кошларга булышып, хайваннарны рәнҗетмичә үскән бала, һичшиксез, кешелекле, игелекле, михербанлы булып үсәчәк. Киләчәккә юл - бүгеннән салына.

Беренче номерлы балалар бакчасы тәбиячесе Лилия Башарова Лилия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев