Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күкчә авылы яшьләре Сабантуйга бирнә җыйды

Бирнә җыю – татар халкында сакланып килгән бик борынгы йолаларның берсе. Аны сабантуй алдыннан берничә көн кала җыялар: егетләр гармуннар тота, кызлар җырлыйлар, өйдән – өйгә кереп, такмак әйтеп, хуҗаларны сәламлиләр.

Ә өй хуҗалары , үз чиратларында, өйләреннән чыгып, теләкләр теләп, сабантуйга дип хәстәрләнеп куйган бүләкләрен тапшыралар.
 Сабантуйга бүләк җыю дигән матур гореф-гадәт Татарстан районнарында һәм авылларында юкка чыкмасын, милли кием, сөлгеле колгалар, атлардагы кыңгырау, гармун һәм егетләрнең көр тавышлары авылларны ташлап китмәсен иде.  Шушы максат белән Күкчә авылы яшьләре 28 нче май көнне бирнә җыю оештырдылар, милли бәйрәмгә – Сабантуйга бирнә җыйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X