“Күңелем шигырь яза” дип исемләнгән шигырь бәйгесенә старт бирәбез
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайга 140 ел тулу уңаеннан “Күңелем шигырь яза” дип исемләнгән шигырь бәйгесе игьлан итәбез.
Бәйге районда эшләп килүче “Йөзек кашы” әдәби берләшмәсе белән берлектә, талантлы шагыйрьләрне табу һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен ачу максаты белән уздырыла.
Бәйгедә һәркем, үзе язган шигырь белән (ике дәүләт телендә дә) катнаша ала.
Бәйгегә эшләрне 20 апрельгә кадәр, tulinf@rambler.ru адресында, ә басма хәлендә Теләче авылы, Болынлык урамы, 6 йорт адресында кабул итәбез.
Белешмәләр өчен телефон номеры: 89393967641
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев