Казан Мальдивага туры рейслар җибәрәчәк
В республике

Казан Мальдивага туры рейслар җибәрәчәк

Татарстан башкаласы 2027 елда Мальдивага туры рейслар җибәреләчәк шәһәрләр исәбенә керергә мөмкин. Бу хакта Россия Туроператорлары ассоциациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзер Малега Мәскәүдән туры рейсларны «Аэрофлот» кына башкара. 

Maldivian авиакомпаниясенең киләсе елда Россиягә күптән түгел Мәскәүгә визиты барышында туры рейслар эшләтеп җибәрү планнары турында Мальдивның туризм һәм гражданлык авиациясе министры Мөхәммәд Әмин сөйләде.

Мальдивага туры рейслар җибәрелергә мөмкин булган шәһәрләр арасында Казан белән бер рәттә экспертлар Уфа һәм Екатеринбургны атый-алар фикеренчә, өчесендә дә «экзотикага ихтыяҗ зур». 


Нет комментариев