Дин һәм мәдәният эшлеклесе Шөгаепов Гатият Юныс улының 90 яшьлек юбилее уңаеннан чара узды
Район яңалыклары

Дин һәм мәдәният эшлеклесе Шөгаепов Гатият Юныс улының 90 яшьлек юбилее уңаеннан чара узды

Кичә Алан авылында, районда зур хөрмәт казанган күренекле дин һәм мәдәният эшлеклесе Шөгаепов Гатият Юныс улының 90 яшьлек юбилее уңаеннан чара узды.

Гатият Юныс улын район башлыгы Айрат Фатхуллин, Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев,  Татарстанның Теләче районы имам-мөхтәсибе һәм республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, туганнары, авылдашлары тәбрикләде.

Гатият абый озак еллар дәвамында Алан авылы мәчетенең имам-хатыйбы булып тора. Авылда дини чараларны, балалар һәм өлкәннәр өчен дин сабаклары оештыруны җитәкли. Районда һәм республикада танылган тальянчы да әле ул. Балачактан ук төрле милли бәйгеләрдә  катнашып, призлы урыннар яулый. Авыл тормышында, өлкәннәр һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә багышланган бәйрәмнәрдә, сайлауларда һәрвакыт үрнәк һәм актив гражданлык позициясе күрсәтә.

Гатият абыйга алга таба да  сәламәтлек, матур тормыш теләп калабыз!

ФФото: Эльмира Котдусова.


Нет комментариев