Татарстанда һава 28 градуска кадәр җылыначак
В республике

Татарстанда һава 28 градуска кадәр җылыначак

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына сылтама белән «Татар-информ» МА хәбәр итүенчә, төбәктә алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак.

Пәнҗешәмбе, 3 сентябрьдә, төндә сизелерлек явым-төшемнәр көтелми, көндез аерым районнарда бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 5–10 метр, көндез секундына 13 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +10..+15 градус булса, көндез +23..+28 градуска кадәр җылытачак.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, сентябрьнең беренче декадасында Татарстанда уртача һава температурасы климатик нормадан 1 градуска югарырак булачак. 

 


Нет комментариев