Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Күңелем шигырь яза» район бәйгесенә

Олы Мәтәскә авылыннан Рәйсә Фәйзуллина шигыре

 Авылга мәдхия 

Авыл - авыл инде, җан тартыла, 
Үзе - гади, үзе самими. 
Колач җәеп каршы ала белә, 
Эшем - күп, вакытым тар, дими. 

Бер карасаң, кечкенә ул, әмма
Анда - киңлек, анда - иркенлек. 
Болын-тугайларга караш салсаң, 
Таш калалар - бар да тар кебек. 

Ә урманнары, басу-кырлары -
Әйтеп бетергесез зур байлык. 
Анда - хезмәт дәрте, чын хөррият, 
Юклык юк анда, анда - барлык. 

Халкы да -  нәкъ Тукай әйткәнчә, 
Зур да, көчле дә ул, әдип тә. 
Авыл халкы белән саклана бит
Борынгыдан килгән тәртип тә. 

Манаралар белән кистермәгән 
Йөрәк түрәндәге иманын. 
Динем, дип баскан милләт сагына, 
Иман аша пакьләгән җанын. 

Утлы елларда да сынатмаган, 
"Илем", - дигән батыр уллары, 
Эшкә - уңган, төскә-биткә - чибәр, 
Сокландыргыч - авыл кызлары. 

Авыл, халык - бар да бербөтен, 
Авыл кирәк, авыл яшәсен.
Авыл юлларына карап кына
"Бик сагындым", - диеп дәшәсең.
       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев