Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күңелле балачак

Районыбызда “Ура, авылга!” дип исемләнгән республикакүләм проект эшли башлавын язган идек. Проект балаларның татар теле дәрәҗәсен үстерү максаты белән республикабызның 15 авылында уздырылучы бер атналык вакыйгалар сериясе.

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында  яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан тәкъдим ителгән проектны  “Алдынгылар хәрәкәте” тормышка ашыра. Бу шәһәрдән авылга кайткан балалар өчен, әмма шул ук вакытта авыл балалары да катнаша ала торган лагерьлар. “Ура, авылга!” проекты кысаларында лагерьлар республиканың Әлки, Апас, Арча, Балтач һәм безнең Теләче районнарында узды һәм барлыгы 15 җирлекне колачлады. Мисал өчен, алар безнең районда Алан, Иске Җөри һәм Теләче авылларында оештырылды. Шунысы игътибарга лаек, Алан авылында оештырылган лагерьга 44 бала йөрсә, Иске Җөридә 37 бала ял иткән. Теләчедә исә лагерьга йөрүче балаларның саны 80 гә җиткән.

Әлеге лагерьлар җәйге ял вакытында яшьләрне туган телебезгә җәлеп итү, гореф-гадәтләребез, милли йолаларыбыз, якыннанрак авыл тормышы белән таныштыру максаты белән булдырылды. Авылга кайткан баланың ялы кызыклы һәм мәгънәле үтәргә тиеш. Хәзер балаларның күбесе телефон дөньясына чумып, тирә-юнъгә игътибар да бирми. Биредә эшләгән әйдәманнар аларның ялы күңелле һәм файдалы узсын өчен тырышты, чараларны балаларны татар теле мохитенә алып керү өчен оештырды. Мәсәлән, 30 июль көнне “Киләчәк” яшьләр үзәгендә “Алдынгылар хәрәкәте”нең район бүлеге җитәкчесе Алия Сабирова,  үзләре дә  “Сәләт” лагерын узган, педагог - оештыручы Илсаф Тимербаев, әйдаманнар - Таңсылу Гыйләҗева, Ильвина Сафина һәм Алия Шәймәрдановалар тарафыннан үткәрелгән “Бас- бас!” музыкаль уенында моңа ирешелде дип саныйм. Аларга бу эштә лагерьга йөрүче сигез кыз бик теләп ярдәм итте. Биредә лагерьга йөрүче балалар өчен милли җыр һәм  сәнгатебез җәүһәрләрен танып белү буенча бәйге үткәрелде. Бәйгедә “Җәүһәр”, “Асылташлар” һәм  “Бәллүр” командалары көч сынашты. Азактан бәйгегә нәтиҗә ясалды. Беренчелеккә “Асылташлар” белән “Бәллүр” командасы ирешсә, икенче урынга “Гәүһәр” командасы лаек булды. Ничек кенә булмасын, бәйгедә җыр-моң, яхшы кәеф һәм туган телгә, милли сәнгатебезгә карата булган мәхәббәт җиңде.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев