7 октябрь-  йөкле хатыннар көне
Район яңалыклары

7 октябрь- йөкле хатыннар көне

Бүген, 7 октябрьдә, Россияда йөкле хатыннар көне билгеләп үтелә. Теләче районыннан Нигъмәтуллиннар гаиләсенә яңа туган балага бүләк комплекты тапшыру иң дулкынландыргыч вакыйга булды.

Марат Айрат улы шәхси ярдәмче хуҗалык алып бара, Ләйсән Илгизәр кызы – балалар бакчасы мөдире. Гаиләдә инде 15 яшьлек Самат һәм 10 яшьлек Ләйлә үсеп килә, ә 1 октябрьдә кечкенә Дилә дөньяга килә.

Мондый гаиләләр – Татарстанның байлыгы. Чөнки өйдә балалар көлүе-әти-әниләр өчен генә бәхет түгел, бу безнең республиканың киләчәге. Шуңа күрә һәр әнинең бала табарга әзерләнүе, ярдәм итәчәген, кайгыртучанлык күрсәтәчәген белеп торуы аеруча мөһим!


Нет комментариев