Кукуруз уралар, көнбагыш җыялар
Район яңалыклары

Кукуруз уралар, көнбагыш җыялар

Быел табышлы техник культураларның берсе булып саналган көнбагыш районда мулдан игелде. Аның күпчелек өлеше җаваплылыклары чикләнгән “Игенче”, “АгроЛак” ширкәтләре өлешенә туры килә. Һәм елның - елында мул уңыш җыялар.

Мәсәлән, быел ул Игенче” ширкәтендә 520 гектарда чәчелгән. 5 октябрь көнне биредә көнбагыш культурасын җыярга керештеләр. Бу җаваплы эшкә хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторлары Фәнил Әхмәтҗанов белән Фәнис Миңнебаев алынды. Дөрес, Фәнис бу эшкә бер көнгә соңрак калып тотынды. Аңарчы  ул хезмәттәше Нияз Латыйпов белән (“Ягуар” комбайнында) терлек азыгы әзерләү комбайны белән кукурузны туратып силоска төяде.

Фотода - Фәнил Әхмәтҗанов

Фотода - Нияз Латыйпов

Кукуруз басулары

Фотода - Фәнис Миннебаев

Бу хуҗалыкта 480 гектар мәйданда игелгән кукуруз туратылып силоска салынса, 220 гектары фураж өчен суктырып алыначак.  6 октябрь көнне әлеге егетләр кукурузны силоска туратып төяү эшен тәмамладылар. Хуҗалык җитәкчесе Рафис Яхин әйтүенчә, биредә ике елга җитәрлек терлек азыгы тупланган. 

Кукуруз басуы

Узган ел бер килограмм көнбагышның бәясе 36 сум булса, быел килосына 26 сум бирергә вәгъдә иткәннәр. Чистартылып, киптерелгән көнбагышны, елдагыча, күршедәге Миңгәр авылына урнашкан май сыгу цехына тапшырырга җыеналар. Көнбагышның өлгерүен тизләтү өчен махсус препарат кулланганнар. Аны мини - очкыч белән сиптергәннәр. Көнбагышка сорау зур. Бөртекле культураларга караганда, бәясе кыйммәт. Хәзер биредә көнбагыш үстереп сатуның тәртибен яхшы беләләр, тәҗрибәләре җитәлек. Моның өчен ике ургыч булдырганнар.

Фәнил белән Фәнис быелгы уракта икесе дә 9 мең тоннага якын икмәк суктырып, амбарларга озаткан булдыклы комбайнчылар. Бу юлы да сынатмаслар дигән ышаныч бар. Алар суктырган көнбагышны складларга, урып - җыю чорындагы кебек “КамАЗ” шоферлары - Фирдүс Гыйльметдинов, Фәннур Нургалиев, Рөстәм Мостафин, МТЗ - 82 тракторын иярләүче Фердинанд Нигъмәтҗанов һәм МАН автомобиле шоферы Азат Гаязов ташыячак. Әлеге хуҗалык бөртеклеләрдән 30900 тонна тулаем икмәк кереме җыеп алган. Бер гектарга күчереп исәпләгәндә, 32,5 центнер иген уңышы туры килә. 

Фотода - Азат Гаязов

Хуҗалыкта 448 гектар мәйданда көзге чәчү эшләре башкарылган. Шуның 189 гектарын арыш тәшкил итсә, 259 гектары көзге бодай культурасына туры килә. Әлеге мөһим агрочараны  ДОН - 689 маркалы чәчү комплексы белән, К - 744 тракторында эшләүче Валерий Шилякин уңышлы башкарып чыккан. Шул ук вакытта хуҗалык кырларында параллель рәвештә, уңышы җыеп алынган җир биләммәләрен тирәнтен эшкәртү, сукалау эшләре дә бара. Мәсәлән, Валерий Шилякин бушаган иген кырларын БДТ - 5 агрегаты белән тирәнтен эшкәртсә, Расил Насыйбуллин белән Айнур Гайнетдинов сукалау эше белән мәшгуль.

Фәтода -Валерий Шилякин


Нет комментариев