8 октябрьдә М-12 «Восток» трассасында түләүле участокны Шәле авылына кадәр 7 км озынайтуга бәйле рәвештә яңа тарифлар үз көченә керә. Сокура авылына съезддан Шәлегә кадәр юл бәясе I категорияле җиңел автомобильләр өчен 99 сум һәм IV категорияле йөк машиналары өчен 279 сум тәшкил итәчәк.
Җирле маршрутлар буенча йөрүче һәм тизйөрешле магистральгә чыкмаучы машина йөртүчеләр юлдан өстәмә чыгымнарсыз файдалана алачак.
Нет комментариев