Казанда сигез банкир 54 млн сум акча үзләштергән
В республике

Казанда сигез банкир 54 млн сум акча үзләштергән

Казанда сигез кара банкирга хөкем карары чыгарылган. Һәркемнең роленә карап, аларны җинаятьчел бергәлек оештыруда, шулай ук законсыз банк эшчәнлегендә һәм акчаларның хокуксыз әйләнешендә гаепле дип таптылар.

Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 2019 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 29 мартына кадәр алар законсыз банк операцияләрен башкару өчен җинаятьчел бергәлек төзегәннәр. «Банкирларның» кереме 54 млн сумнан артып киткән.

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, алты гаепләнүче 5,5 дән 10 елга кадәр 400 меңнән 5 млн сумга кадәр штрафлар алган. Калган катнашучылар шартлы сроклар алган – 4,5 һәм 6 ел.

Чыганак:татаринформ


Нет комментариев